Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында модульле 13 нче яңа ФАП ачылды
Бүген Гөлек авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Кыска гына вакыт эчендә төзелгән әлеге бина “Азнакайнефтемаш” төзүчеләре тарафыннан төзелде. Пунктның гомуми мәйданы 60 кв.метр тәшкил итә, ул электр белән җылытыла. ФАП биш бүлмәдән тора: кабул итү, процедура, санузел, хуҗалык бүлмәсе һәм коммуникацияләр урнашкан бүлмә. Территориясе төзекләндерелгән, керү юлына “Автострой” ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан вак таш җәелгән.
Тантанада ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Айдар Салахов катнашты.
Район башлыгы Айдар Салахов авыл халкын бәйрәм белән котлады, үзенең чыгышын авыл халкы өчен куанычлы хәбәрдән башлады:
–Без Азат Киямович белән Гөлек авылына килгәндә районда тагын нинди төзелешләр башкарырга, шул исәптән Гөлеккә юллар төзелеше турында да, яңа клуб төзергә кирәклеге турында да сөйләшеп килдек. Икенче елга сезнең авылга клуб төзергә планлаштырып торабыз, юл төзелешенең дә проекты бар, анысы да булыр, диде ул.
ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үзенең чыгышында республикада, районда тормышка ашырылучы программалар турында сөйләде. Республика җитәкчелеге исеменнән авыл халкын шатлыклы вакыйга белән кайнар котлады.
Иклимә Салахова, авыл Советы депутаты, укытучы-пенсионер:
–Без, Гөлек авылында яшәүчеләр, аеруча өлкәннәр яңа ФАП төзелүен зур түземсезлек белән көттек. Моңа кадәрге иске пункт авыл клубының икенче катында урнашкан иде. Авырулар, бигрәк тә өлкәннәр өчен икенче катка менеп йөрү күп уңайсызлыклар тудыра иде. Өстәвенә халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен тиешле шартлар да юк иде. Фельдшерлык пункты өлкәннәр өчен бер бүләк. Әлеге бина авылыбызга ямь дә өстәп тора. Моның өчен барлык авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, шушы матур, уңайлы бинаны төзүчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Бина авыл халкына озак хезмәт итсен иде. Фельдшерыбыз әле 1 ел гына эшли, әмма халыкның ихтирамын яулады, бик әйбәт эшли, итагатьле, җаваплы эшендә уңышлар юлдаш булсын.
Гөлфирә Сахапова , авыл фельдшеры:
–Яңа ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Уңайлы шартларда халыкны кабул итү, вакцинация, төле медицина процедуралары үткәрергә мөмкин хәзер.
Акцент
Әлеге бина “Модульле ФАПлар төзү” республика программасы кысаларында районда сафка баскан модульле яңа ФАПларның 13нчесе. Әлеге объектның бәясе 2,8 млн сум тәшкил итә. Территорияне төзекләндерү, анда тышкы яктан канализация, су кертү, отмостка, койма һәм тротуар җәю кебек эшләр җирле бюджет хисабына башкарылды, моның өчен бюджеттан 327 мең сумлык средстволар юнәлтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев