Минзәлә районында Төбәкара хәрби- патриотик һәм иҗади фестиваль узды
Бәйрәмнең иң зур кунаклары- Ватанны саклаучы егетләрне дөньяга тудырган һәм үстергән әниләр- солдат аналары.
Бүген, Минзәлә районы Бикбау авылы җирлегендә “Батырлар төбәге” мемориаль комплексында “Әнкәйләр безне һәрвакыт көтә!” дип исемләнгән авылның солдат аналарына багышланган 3 нче Төбәкара хәрби- патриотик һәм иҗади фестиваль узды.
Динара Шияпова
Әлеге бәйрәмдә төрле төбәкләрдән килгән, курку белмәс олы йөрәкле ир- егетләр- Әфгән һәм Чечен сугышы ветераннары, шулай ук Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән армия хезмәтен намус белән үтәп кайткан ир- егетләр, авыл һәм район җитәкчеләре, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов катнаштылар. Бәйрәмнең иң зур кунаклары- Ватанны саклаучы егетләрне дөньяга тудырган һәм үстергән әниләр- солдат аналары.
Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшинә һәм Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов башлап җибәрделәр.
Марат Кәримов:
— Тантаналы очрашу 3 не тапкыр үткәрелә, традицияга кереп бара, безнең өчен бик сөенечле вакыйга. Тарихны белмәгән халыкның киләчәге өметсез. Шуңа күрә, мондый чараларның әһәмияте киләчәк буын өчен зур.
Татар халкының матур йоласы буенча авыл халкын һәм кунакларны баллы чәк- чәк белән каршы алдылар.
"Ык дулкыннары" ансамбле матур җырлар башкарды, шагыйрә Зөләйха Закирова авылга, солдат егетләргә багышлаган шигырьләрен укыды.
Бикбау авылы— чыннан да батырлар төбәге. Ир- егетләр һәрчак Ватан сагында торган. Тыныч вакытта да аналар улларын кайнар нокталарга озатып, аларны көтеп алганнар.
Кичә барышында армия сафларын искә төшереп "солдат хатлары" турында сөйләшү узды.
Мөсәярә Садртдинова, Әфган сугышы ветераны анасы:
—Хатлар Монголиядан килде. Улымның олы абыйсының кесәсеннән хатлар табып укыгач кына, аның Әфганстанда икәнен белдек. Солдат хатлары- сагыну хатлары, әмма улым беркайчан да зарланмады. Исән-сау әйләнеп кайтты.
Сугыш кырында ятып калган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, үлгәннәр хөрмәтенә обелискка чәчәкләр салынды.
Фестивальнең икенче өлеше Ык елгасы буенда дәвам итте. Килгән кунаклар кызыклы уеннар уйнадылар, Минзәлә мәдәният сарае коллективы матур җырлар белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев