Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында тулай җыем 62255 тоннага җитте
10 нчы август көнне район басуларында 84 комбайн эшләде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 12412гектарда (бу барлык мәйданның 28,3 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме 62255,8 тонна тәшкил итә. Шуның эченнән борчак-1148, көзге бодай 6584, арпа-2761 гектарда җыеп алынган.Әлегә борчакның һәр гектары-30,1ц., көзге бодай -53,9, арпа 47,4 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 50,2центнер тәшкил итә. Районда иң югары уңыш алу буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы алда бара, аларда3185гектар көзге бодайның һәр гектары әлегә 58,4 центнер уңыш бирә. “Калморза” хуҗалыгында 1160 гектар көзге бодайның уртача уңышы 60 центнер булды,борчакныкы-33,9 центнер тәшкил итте. Бу хуҗалык 1198 гектарда арпа суктыруны төгәлләде һәм һәр гектардан уртача уңыш- 59,3 центнер тәшкил итте. “Калморза” хуҗалыгында сабан бодаен суктыруга бүген иртәнге 10 сәгатьтә керештеләр. Район хуҗалыклары барысы -2370 тонна саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев