Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында тулай җыем 79260 тоннадан артып китте
12нче август көнне дә район басуларында 84 комбайн эшләде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы15873 гектарда(бу барлык мәйданның 36,3 проценты) игеннәр суктырып алынган.Суктырып алынган бөртекнең гомуми күләме79260,8тонна тәшкил итә. Тулай җыем буенча “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы алда бара-25116 тонна, “Калморза”- 17991 тонна, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы 13928 тонна ашлык суктырып алды.Район буенча бер гектардан уртача 49,9 центнер уңыш чыга. Ә республика күләмендә һәр гектардан уртача 39,2центнер уңыш җыеп алына. “Калморза”хуҗалыгы сабан бодаен(350 гектар) суктырырга кереште һәм гектар күәте 62,8 центнер тәшкил итә. “Кишев” КФХсы борчак суктыруны төгәлләде, барысы 290 тонна борчак суктырып алды. Алдагы ике көндә “Клешевников” КФХсы борчак суктыруны төгәлләячәк. Район хуҗалыклары барысы -3065 тонна саламны төргәкләргә төрделәр, аларны ферма яннарына ташу һәм халыкка бирү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев