Реклама
Көн темасы
Минзәлә районында узган “Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” конкурсының җиңүчеләре һәм актив катнашучылары исемлеге
Минзәлә районында Яңа ел алдыннан оешма һәм предприятие, уку йортлары, шәхси йортлар арасында иң матур итеп бизәлгән бинаны ачыклау буенча конкурс уздыру матур традициягә әверелде. Әлеге ел да искәрмә түгел. Җиңүче һәм актив катнашучыларны үзәк Яңа ел чыршысын ачкан көнне бүләкләделәр.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
“Авыл җирлекләрендә яңа ел чыршысын бизәү” номинациясендә Югары Тәкермән авыл җирлеге - җиңүче, ә Коноваловка авыл җирлеге - актив катнашучы итеп билгеләнде.
“Оешма территориясен иң яхшы итеп бизәү” номинациясе буенча шәһәрдә 4 нче санлы “Гномик” балалар бакчасы җиңүче буларак, ә 7нче санлы “Каенкай” балалар бакчасы актив катнашучы буларак бүләкләнде.
Авыл балалар бакчалары арасында җиңүче итеп Аю авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасы сайланды. Актив җиңүчеләр булып Югары Тәкермән авылындагы “Шатлык” балалар бакчасы белән Дәвектәге “Ләйсән” балалар бакчасы билгеләнде.
Уку йортлары арасында җиңүне Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән 3нче урта мәктәп яулады. Минзәлә мәктәп-интернаты исә актив катнашучы булды.
Авыл мәктәпләре арасында Татар Мөшегесе урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче урынга иреште, актив катнашучы итеп Тауасты Байлар мәктәбе танылды.
Бюджет оешмалары арасында җиңүче – “Ялкын” яшьләр үзәге, актив катнашучы – “Юность” боз сарае.
Шәһәр предприятиеләре арасында җиңүче – “Электроком” ҖЧҖ, актив катнашучылар – “Минзәлә ветеринария оешмасы” һәм “Чиста шәһәр” МУП.
Шәхси йортларны бизәү буенча Авзаловлар гаиләсе җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев