Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәр башлыгы итеп кабат Айдар Салахов сайланды

Бүген яңа чакырылыш шәһәр Советының беренче утырышы булды.

(Минзәлә, 23 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Шәһәр Советы утырышын иң өлкән һәм стажлы депутат Хәмзә Гыйләҗетдинов ачып җибәрде.
Шәһәр Советы утырышының көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде: шәһәр башлыгын, шәһәр башлыгы урынбасарын, шәһәр Советы вәкилен сайлау, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс игълан итү.
Шәһәр Советы көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карар кабул итте.
Минзәлә шәһәр Советы утырышында Минзәлә шәһәр башлыгы итеп кабат Айдар Салахов, Роза Салдаева – шәһәр башлыгы урынбасары, Рамил Кәримов шәһәр Советы вәкиле итеп сайланды.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс игълан ителде. Документлар агымдагы елның 23 сентябреннән 16 октябренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев