Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәр халкы, мәктәп укучылары сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу тантанасына митингка җыелдылар

22 июнь–Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бүген Хәтер һәм кайгы көне.

Минзәлә шәһәр халкы, мәктәп укучылары сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу тантанасына, Җиңү паркындагы мемориал каршына митингка җыелдылар. Митингны ачып җибәргәч  район башлыгы урынбасары  Камил Нәҗмиев сүз алды:

-Бүген хәтер һәм кайгы көне. Беөк Ватан сугышына  Минзәлә районыннан гына да 15 меңнән артык кеше ил азатлыгын сакларга киткән. Шуның яртысы яу кырларында мәңгегә ятып калган. Сугышта катнашкан 4 райондашыбыз Советлар Союзы герое, 2 се Дан орденнарының тулы  кавалеры , бик күпләр орден медальләр белән бүләкләнгәннәр. Илебез азатлыгын яклап, яу кырында мәңгегә ятып калган райондашларыбызга мәңгелек дан!  Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 73 ел инде илебез халкы тыныч тиормышта яши.  Каһарманнар даны мәңгелек! Сугыш чорында тылда эшләгән хезмәтчәннәребезне дә онытмаска кирәк, алар Җиңү көнен якынайту өчен армый-талмый хезмәт куйганнар. Без сезнең алдыгызда баш иябез. Мондый сугыш беркайчан да кабатланмасын. Күгебез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч булсын, һәр туачак таң сезгә бары тик шатлык, куанычлар гына китерсен.

Советлар Союзының кораллы көчләре 4 ел буе дәвам иткән канкойгыч сугышта илебез иреге һәм бөтенлеген саклап калган. Көнчыгыш Европа халыкларын Гитлер коллыгыннан азат иткән-Бөек Җиңү гаять зур тырышлык һәм югалтулар бәрабәренә ирешелгән. Бу сугышта 27 миллионннан артык ватандашыбыз һәлак булган. Йөзләрчә шәһәр, меңәрләгән авылларыбыз җимерелгән. Сугыш авыл хуҗалыгына зур зыян салган. Сугыш халыкка бетмәс-төкәнмәс кайгы-хәсрәт китергән.

Хәтер һәм кайгы көнен шәһәрдәшләребез яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Митингта катнашучылар бергәләп Түгәрәк кояш (Солнечный круг) җырын башкардылар, Камил Нәҗмиев һәм район прокуроры Феликс Хафизов мемориальгә чәчәкләр салдылар, аннары алар артыннан мәктәп укучылары колоннасы да мемориальне  чәчәкләр гөлләмәсе белән тутырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев