Минзәлә шәһәре территориясендә “Иң матур чәчәклек” конкурсы үтә
Конкурс шәһәр территориясендә 27 июльдән башлап 26 августка кадәр дәвам итә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Конкурс физик һәм юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр арасында түбәндәге номинацияләр буенча үтә.
- “Иң матур чәчәклек”. Әлеге номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
-балаларга белем бирү учреждениеләре;
-уку йортлары: урта махсус белем бирү йортлары, мәктәпләр, интернат-мәктәп;
-бюджет оешмалары;
-шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр.
2. “Минем чәчәкле йортым” номинациясендә күпфатирлы һәм шәхси йорт яннарындагы чәчәклекләр, клумбалар, палисадниклар катнаша ала. Ул ике категориягә бүленә: шәхси йортлар һәм күпфатирлы йорт ишегаллары.
Җиңүчеләрне комиссия билгели.
Йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү Республика көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасында булачак.
Адрес һәм фотоларны 89274766793 телефон номеры аша (ватсап) шәһәр Советының баш белгече Зарина Фирдинатовна Шакировага яки электрон почтага Sovet.Goroda@tatar.ru җибәрергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев