Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе укучысы Дарья Дяшкина БДИ ны 200 баллга тапшырды
Быел Татарстанда андый балалар нибары 8.
(Илшат Вагыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбен тәмамлаган Дарья Дяшкина, рус теле һәм химия буенча БДИ тапшырып, 200 балл җыйды.
Наил Габдуллин, 2 нче урта мәктәп директоры:
- Дарьяның мондый уңышка ирешүе безнең мәктәп өчен зур горурлык. Дарья бик акыллы, тырыш кыз, алтын медальгә бара. Аның әлеге күрсәткечләренә ирешүенә сыйныф җитәкчесе Татьяна Ботованың, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Рәхмәтуллинаның, химия укытучысы Светлана Мельникованың да өлешләре зур. Сүз уңаеннан, Дашаның әнисе Наталья да 2 нче мәктәпне тәмамлаган. Алга таба да Дарьяга уңышлар, барлык планнарының тормышка ашуын телибез.
Безнең өстәмә
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада БДИ 200 баллга 8 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Рус теле һәм әдәбияты буенча ике йөз баллны Казан шәһәренең 94нче һәм 18нче гимназияләрен, 26нчы лицейны тәмамлаучылар җыйды. Рус теле һәм химия буенча ике йөз баллга Бөгелмә районының 2 нче лицее һәм 5 нче мәктәбе, Минзәләнең 2 нче мәктәбе, 83 нче лицей, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев