Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә этнографик диктант яздылар

Укытучылар җавапларны кәгазь бланкларга яздылар, ә укучылар компьютер аша җавап бирделәр.

(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)

3 нче урта мәктәп Минзәләдә «Зур этнографик диктант -2021» акциясе үткәрү мәйданчыгы булды.

Вера Муринова, ИКТ буенча 3 нче мәктәп директоры урынбасары, акцияне оештыручы:

- Бу диктант безнең укытучыларның һәм укучыларның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен, аларның Россиядә, шул исәптән Татарстанда һәм безнең районда яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Безнең мәктәп күпмилләтле булуы белән аерылып тора, без балаларда үз һәм башка халыкларның гореф – гадәтләренә сакчыл һәм ихтирамлы караш тәрбияләүгә зур игътибар бирәбез.

Акциядә укытучылар да, укучылар да катнашты. Әгәр укытучылар үзләренең җавапларын кәгазь бланкларга язса, 4 сыйныф укучылары компьютер аша җавап бирделәр.

Индира Хисмәтуллина, тарих укытучысы:

- Әлеге чара күзаллауны киңәйтә, шәхеснең интеллектуаль үсешенә ярдәм итә.

Этнографик диктантны инде беренче ел гына үтмибез. Укучылар белән бергә аны онлайн да, стационар рәвештә дә язабыз.

Ольга Жарова, башлангыч сыйныф укытучысы:

- Бу диктантны беренче тапкыр язам. Бик кызык. Нәрсәнедер беләм, ә нәрсәнедер -юк. Диктант безнең илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур этәргеч бирә, шулай ук яңа белемнәр алуга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев