Реклама
Көн темасы
Минзәлә шәһәренең Головина урамында 195 агач утыртылды
Бөтен Россия буенча үткән "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Минзәләдә дә бик күп эшләр башкарылды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Элеватор бистәсендә һәм урманның бер участогында агачлар утырту хакында язган идек инде.Головин урамының Садак бистәсендәге өлешендә агач утырту акциясендә аеруча күп кеше катнашты.Ике йөздән артык кеше 195 чыршы, юкә, миләш утыртып сулар сибеп, акциядә катнашкан район башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов әйткәнчә, Бөек Җиңү көне алдыннан Ватаныбызны фашизмнан саклап калучылар истәлеген саклау өчен зур эш башкарылды.
Бу хезмәт районда сәяси, социаль, әхлакый акцияләр үткәрү барышында коллективларның бергә туплана алуын күрсәтүче матур мисал булып тора. Шәһәр башкарма комитеты "Чиста Шәһәр", урман хуҗалыгы коллективы белән алдан үсентеләр әзерләп, чокырлар казып куюны оештыргач, агач утырту авыр эш булып түгел, файдалы хезмәт башкару белән беррәттән күңелле аралашу чарасына да әйләнеп калды.
Агач утыртуга багышланган видеоны безнең социаль челтәрләрдән карагыз.
Анда акциядә катнашкан һәркемне танып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев