Минзәлә театры артистлары барысыннан да көчлерәк
XIII Республика театраль сабан туе быел Апас районында үтте. Һәм Татарстан театрларының сабан туе тарихында беренче тапкыр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин абсолют батыр калды!
“ LADA Vesta”автомобиле һәм тәкә иясе Нәфис Гайфуллин 80 килограммнан югары авырлыкта I урында морозильник алды.
II урында Минзәлә театры артисты Илназ Хисмәтуллин пылесос,
III урында артист Илдар Халиков электромясорубка белән бүләкләнде. Татарча көрәш буенча 80 килограммнан югары авырлыкта иң дәрәҗәле урыннарны минзәләлеләр бүлеште!
Унике ел буена бер генә тапкыр да җиңелмәгән аркан тартышу буенча хатын –кызлар командасы унөченче тапкыр җиңү яулады! Рая Егорова, Эльвира Хәйретдинова, Айгөл Фаррахова, Алина Аскарова, Фәнзилә Хәбирова- сез җиңелмәс команда , кызлар!
Аркан тартышу буенча ирләр командасы да : Илнур Гайниев,Ринат Бәдретдинов, Дамир Нуриев, Рөстәм Нуриәхмәтов, Сергей Алышевлар I урынны алды.
Таяк тартышу буенча хатын-кызлар арасында Айгөл Фаррахова – I урын
Армрестлингта хатын кызлар арасында Айгөл Фаррахова – I урын
Алина Аскарова – III урын
Эстафетада хатын-кызлар командасы : Зөлфирә Гәрәева, Диләрә Кәримуллина, Раушания Галиуллина, Алина Аскарова - II урын
Бию марафонында Зөлфирә Гәрәева белән Артем Емельянов – III урын
Сулы көянтә- чиләк белән йөгерүдә Раушания Галиуллина – III урын
Йомырка салынган кашык кабып йөгерүдә Рания Җиһаншина – III урын
Капчык киеп йөгерүдә Диләрә Кәримуллина – III урын. Чулмәк ватуда Динара Акматова lll урын! Җиңүчеләрне котлыйбыз! Афәрин, Минзәлә театры!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев