Минзәләдә көзге ярминкә 11 сентябрь көнне булачак
Хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, кибетләр һәм шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен, эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк.
(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")
\11 нче сентябрь көнне шәһәребез үзәгендә Октябрь мәйданында иртәнге сәгать 8 дә көзге ярминкә башлана.
Сатуда киң ассортиментта сыер, сарык һәм кош-корт итләре, сөт продуктлары, балык, бал, катнаш азык, бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, бөртекле ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре дә булачак.
Ярминкәгә кагылышлы сорауларыгыз, гозерләрегез һәм нинди авыл хуҗалыгы товарларының кирәклеге турында 3-16-03 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев