Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә миләшләр утырттылар

Мәгариф, мәдәният, социаль яклау бүлеге, үзәк район хастаханәсе хезмәт коллективлары һәм ТОС җитәкчеләре чираттагы өмәдә катнаштылар. Аның барышында Гурьянов урамы буенча 280 метр озынлыктагы участокта үзара салым акчасына төзелгән тротуар буйлап 60 төп миләш үсентеләре утыртылды.

(Динара Шияпова, «Мензеля- информ»)

 Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева:

- Минзәләдә тагын бер өмә узды. Бу территориядә кешеләргә куркыныч янаучы биек агачлар үсә иде. Халык соравы буенча, без бу агачларны кистек һәм бу урында Гурьянов урамы буйлап миләш үсентеләре утырттык. Шулай ук бу участокларга грунт алып килделәр. Алга таба миләшләрдән торган гүзәл аллея белән сокланачакбыз. Әлеге чарада катнашучыларның һәркайсына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев