Минзәләдә “Мин яратам сине, татар теле” конкурсы узды
Бүген, ягъни, 25 октябрь конне Минзәлә шәһәренең 2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән, районыбызның рус телле тәрбиячеләре арасында “Мин яратам сине, татар теле” дип аталган бик матур бәйге булып узды. Бәйгедә шәһәрнең сигез балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнашты.
2019 ел Россияда- театр һәм балет елы буларак игълан ителде. Бәйгенең темасына, эчтәлегенә нигез итеп шул салынганлыктан, кунак булып килгән “Татарча сөйләшәбез” проекты геройлары Акбай белән Мияу килгәннәр иде. Алар педагоглар белән театрның сихри дөньясына кереп киткәннәрен сизми дә калдылар.
Монда алар театрда төрле һөнәр ияләре : актер, гримёр, костюм цехында эшләүчеләр , декаратор, суфлёрлар белән таныштыру белән берлектә биремнәрне бик үзенчәлекле итеп үтәп бардылар .Бигрәк тә визитка конкурсы бик матур булды. Соңыннан Акбай белән Мияуга театрга барырга театр дресс-кодын өйрәнеп, кибеттән киемнәр сайладылар . Суфлерга булыш дип аталган биремне дә бик дөрес, төгәл үтәргә тырыштылар. Ә инде конкурсның иң югары кульминациясе булып- педагогларның балаларга “Мин сиңа кызыклы уен өйрәтәм” дип аталган мастер- класс оештырылды. Монда педагогларга балаларның игътибарын җәлеп итеп, завыклы, күз явын алырлык уенчыклар, реквизитлар әзерләп ,заманча интерактив, өстәл , җырлы- биюле уеннарны оста кулландылар. Балалар бар уенда да бик теләп катнаштылар.
Бәйрәмнең ахырында алдан игълан ителгәнчә “ Өч кыз” әкиятенең премьерасы булып узды.
Мәртәбәле хөкемдарлар: Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенең баш белгече- Сысоева Е.Ф.;
Милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методисты Шагиева Н.М.;
Мәктәпкәчә белем бирү методисты- Э.Ф.Гаязова үзләренең җылы сүзләрен, кайнар котлауларын белдереп нәтиҗә ясадылар.
Инде жиңүчеләргә килгәндә
1 урында 5 нче “Таңкай” балалар бакчасыннан Стрекалова Марина Сергеевна.
2 урында 8 нче “Кояшкай” балалар бакчасыннан Цыганкова Лариса Викторовна
3 урынны 10нчы “Чишмә” балалар бакчасыннан Шумилова Дарья Александровна яулады.
Бәйрәмгә килгән барлык кунаклар да күтәренке рухта таралыштылар. Әфарин ,кызлар , диясе генә кала!!!
2 нче санлы “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Фардеева А.Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев