Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге Республика фәнни гамәли-конференция булды

Аның кысаларында укытучылар һәм укучылар арасында конкурслар үткәрделәр

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Муса Җәлилгә багышланган IX Республика фәнни гамәли-конференциясе каһарман-шагыйрь исемен йөртүче Минзәлә педагогик көллиятендә узды.

Республикабызның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән кунаклар башта Муса Җәлилнең мемориаль музеенда булдылар.

Аннан соң алар арасында 3 төрле конкурс узды. Гомумибелем бирү мәктәләрендә һәм профессиональ белем бирү оешмаларында эшләүче туган телләр укытучылары фәнни мәкаләләр язу буенча конкурста катнаштылар. Ә мәктәп укучылары һәм профессиональ белем бирү оешмалары студентлары Муса Җәлил әсәрләренә буенча мультимедиа проектлары ясауда һәм аңа багышланган шигырьләрне сәнгатьле укуда көч сынаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев