Реклама
Көн темасы
Минзәләдә промышленность парклары стабиль эшли
Дамир Каюмовның "Промзона- Мензелинск" территориясендәге резидент су өстендә ял итү өчен понтоннар җитештерергә җыена, ә Александр Левановның "Изыскатель"е үз продукциясен сату мәйданнарын киңәйтә.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бүген Татарстанның төзелеш, архитектура, торак- коммуналь хуҗалыгының министр урынбасары Рафар Шакиров һәм Кама инновацион территориаль- җитештерү кластерының вице- президенты Марат Гайнуллин Минзәләдә күчмә утырышта катнаштылар.
Район башлыгы Айдар Салахов алып барган утырышта Минзәләдәге промпаркларның инженерлык инфраструктурасын, аерым алганда парк эченә юл салу буенча эскиз- проектлары каралды. Рафар Шакировны ике паркта да җитештерү процессы белән таныштырдылар, ул юл төзү буенча тәкъдим ителгән техник нигезләмәне төпченеп өйрәнде.Киңәшләрен бирде. Хөкүмәт ярдәменең исемлегенә эләгү өчен шактый документ эшлисе була.
Промышленность паркларының эчке структурасы резидентлардан тора.Аларның саны икесендә дә дистәдән артып китә. Икесендә дә 100- 200 кеше эшли, район бюджетына берничә дистә миллион салым түлиләр.Шуңа да район башлыгы Айдар Салахов министрлык вәкилләрен Минзәлә промпаркларына финанс ярдәме алу өчен барлык документларны вакытында эшләячәкләренә ышандырды.Чөнки инфраструктура яхшырган саен өстәмә резидентлар, хәтта инвесторлар киләчәк.Бу - райондашларга өстәмә эш урыннары , ә бюджетка өстәмә керем дигән сүз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев