Минзәләдә узган театраль Сабантуйда "ТАТМЕДИА" басмалары белән сату иттеләр
Минзәләгә "Сәхнә", "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларында эшләүче хезмәттәшләребез килде.
(Дифиза Нуриева, "Минзәлә -информ")
Сабантуй бәйрәме халык күп җыела торган урын. Биредә ял итеп, уеннарда катнашып кына калмыйча, үзең җитештергән продукцияне халыкка тәкъдим итү өчен дә яхшы урыны. Шуны күздә тотып, Казанда татар телендә чыгучы "ТАТМЕДИА " басмалары булган " Сәхнә ", "Салават күпере ", "Сабантуй" журналлары хезмәткәрләре бәйрәмдә үзләрендә чыккан журналлар, кызыклы китапчыклар белән сәүдә итте. Казан кунакларына без дә Минзәлә истәлеге буларак район газетасын бүләк иттек.
Исегезгә төшерәбез: өстә атап әйтеп киткән журналларның һәр яңа саны, шул исәптән "Минзәлә" газетасы да, редакция бинасында урнашкан "Кырык тартма" кибетендә сатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев