Минзәләдә вакцинация бәйрәм көннәрендә дә дәвам итә
Журналистлар ял, бәйрәм көннәрендә дә эшләүдән туктамый. Чөнки башкаларның эшләгәннәрен укучыларыбызга күрсәтергә кирәк.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Бүген ике коллективның эшен күрсәтербез. Беренчесе, медиклар. Дөресрәге, вакцина ясату пункты. Анда чират торучылар шактый иде. Беренче генә икенче тапкыр ясатырга килүчеләр бар иде. Димәк, райондашларыбыз үз сәламәтлекләрен кайгырта. Ә табиблар, шәфкать туташлары үз урыннарында сәламәтлек сагында армый- талмый эшләүләрен дәвам итә. Хастаханә территориясендә булганда тагын бер картинага игътибар иттем. Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарының саны бермә- бермә арткан һәм алар чакыру буенча авыру янына чыгып китәргә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев