Минзәләдәге сугыш ветераны Алексей Назаров Җиңү бәйрәмен яхшы кәеф белән каршылады
Сугыш ветераны Алексей Назаров Бөек Ватан сугышында 1942 елдан 1944 елга кадәр рядовой буларак катнаша. 123 нче укчы полк составында хезмәт итә. 1944 елда снаряд ярчыгыннан каты яралана. Үлем белән тырмашып, алты ай буена госпитальдә ятканнан соң, туган якларына кайта. Ветеранның күкрәген “Батырлык өчен”, “Ленинградны саклаган өчен”, Жуков медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены бизи.
(Минзәлә, 8 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина) Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Назаровны Җиңү бәйрәме белән котларга килгәндә ул саф һава суларга дип уллары-киленнәре һәм кызлары белән капка төбенә чыккан иде.
–Сезне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айдар Салахов, шәхсән үземнең исемнән Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Сез илебез азатлыгы өчен кулына корал тотып илбасарларга каршы көрәшкән, безгә тынычлык бүләк иткән ветераннарыбызның берсе.сезгә озын гомер, сәламәтлек, аяз күк йөзе телим, – диде Камил Нәҗмиев һәм ТР Президентының, район башлыгының котлау открыткаларын укып, ветеранга Җиңү бәйрәме хөрмәтенә яздырылган җырлар белән диск, район исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.
–Капка төбенә вак таш салынса, бик яхшы, йөрергә уңайлы булыр иде,– дип ветеран район җитәкчелегенә үзенең гозерен җиткерде. Эчкерсез, шаян сүзле 99 яшьлек сугыш ветераны олуг бәйрәмне исән-сау каршылавына сөенеп, күчтәнәчләр өчен рәхмәтен әйтеп, кунакларны такмаклар җырлап озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев