Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләләдә медицина анализларының киң спектрын тапшыру мөмкинлеге артты

Чире кузгалган күпчелегебез иң беренче эш итеп табиб янына бара.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Үзенең сәламәтлеген кайгырткан кеше, һәрхәлдә, шулай итәргә тиештер. Табиблар, беренчел әңгәмәдән соң, авыруның халәтен ачыклау өчен, анализлар тапшырырга җибәрәләр. Ярый ла, дәүләт гарантияләгән стандартлар нигезендәге анализлар белән генә ачыкларлык чир булса. Моның өчен анализны үзебездә бушлай тапшырасың..
Тирәнтен анализ кирәк икән, Чаллыга юллама бирәләр иде.
Ә хәзер чирне төрле яклап өйрәнер, дөрес диагноз куелсын өчен анализларны Минзәләдә дә тапшырырга мөмкин. Мондый җаваплы эшне башкаруны тәҗрибәле Ландыш Мингазовага йөкләгәннәр.
Ландыш Мингазова:
-Безнең түләүле кабинетта бәяләр прейскурант нигезендә расланган. Барлык төр анализларны да тапшырырга була.Көненә кимендә биш кеше безнең хезмәтләрдән файдалана.
Минзәлә халкы анализ тапшыру өчен генә күрше шәһәргә барып йөрүдән гарык иде.
Исемен әйтергә теләмәгән шәһәрдәшебез:
-Ул анализ нәтиҗәләрен белер өчен ике тапкыр такси яллап бара идек.
Акчадан тыш, чирле өчен үзе бер зур мәшәкать бит. Рәхмәт Минзәлә табибларына. Авыруларны кайгырту менә шул була инде ул. Система кую буенча да өйгә килеп түләүле хезмәт күрсәтүне кертсәләр шәп булыр иде.
Муса Хәбибуллин, район хастаханәсенең поликлиника буенча урынбасары:
-Участок табибларында ковидка каршы вакцина ясатуның төгәл хисабы бара. Шунда күз салгач аптырап киттем. Хроник авырулары булучылар һаман да вакцина ясатуны сузалар. Кайберәүләр беренчесеннән соң икенче тапкыр ясатырга килүне кирәксенмәгәннәр...Үзләренең иммунитетын төшерү белән беррәттән райондагы хәлне дә кискерләштерә андый кешеләр. Вакцинация, ревакцинация ясатучылар ким булган саен гомуми иммунитет та түбән була бит. Ә ковидның яңа формалары үзен сиздерә башлады. Сак булыйк!! Бездә вакцина җитәрлек. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев