Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләле Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган фильмда төште

Премьера 2022 елның җәендә булыр, дип көтелә

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Чыгышы белән Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылыннан булган, бүгенге көндә Казанда яшәүче Айнур Сибгатуллин “Ибн Фадлан” нәфис-докуметаль фильмында төште ( беренче фотода ул уңнан беренче).

Ул әлеге кинода сакчы ролен башкарды, аның катнашындагы эпизодлар “Казан-экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә төшерелде.

- "Хозур ТВ" мөселман телеканалы командасына кинокартинаның төп күренешләрендә төшү мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Төшерү мәйданчыгында зур ярдәм һәм зур киносемьяның дустанә атмосферасын тойдым. Кинога төшүдән бик канәгать калдым. Бу минем беренче тәҗрибәм иде, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Айнур.

Реклама

Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, “Хозур ТВ” телеканалы тарафыннан әзерләнүче әлеге нәфис-документаль кинофильм Идел бу Болгар дәүләтенә Хәлифәлек илчесе Ибн Фадлан килүенә һәм шул рәвешле болгарларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүләренә багышланган.

Документаль-нәфис фильм төшерү, Казаннан тыш, Бохарада (Үзбәкстан), Машхадта (Иран), Санкт-Петербургта, Татарстанның Әтнә районында да узачак. 2021 ел дәвамында фильм өчен төрле күренешләр Әстерхан өлкәсендә, шулай ук Әтнә районында һәм Казан павильоннарында төшерелгән.

Җәмәгатьчелеккә әлеге фильм 2022 елның җәендә, ислам динен кабул итүнең 1100-еллыкны Болгарда бәйрәм иткән чорда тәкъдим ителер, дип планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, быел җәй көне Айнур Сибгатуллин бер төркем яшь татарстанлылар белән берлектә Европаның иң бөек ноктасы – Эльбрус тавына менүдә дә катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев