Минзәләнең ашлык диңгезендә кыр кораблары хакимлек итә
Авыл җирендә бу көннәрдә иң мөһиме урак чоры.
Илдус Шаһиев, Минзәлә информ
Әмма башка эшләрне дә чиратка куярга ярамый. Бу көннәрдәге авыл яшәеше пульсын тояр өчен район башлыгы Айдар Салахов атнаның сишәмбесендә басуларда оператив киңәшмәләр үткәрә дә.
Урак тоткарлыксыз, җайга салынган ритм белән бара. "Заиковский" хуҗалыгының ындыр табагында очрашу барышында хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов шулай диеп әйтте, район башлыгына.
Биредә таналар үрчетү буенча нәсел хуҗалыгы статусын алу өчен документлар әзерләү бара. Орлыкчылык хуҗалыгы булгач, инде быел суктырып алган ашлыкны сатуга керешкәннәр.
Ике елга җитәрлек терлек азыгы әзерләнгән.Бөртеклеләрнең уңышы да югары.
Әйткәнемчә, урак чорында авыл тормышындагы башка тармаклар да читтә калмый.
Юл читләрендәге чүп үләнен чабуны Иркәнәш җирлеге үз тракторы белән башкара. Юлчыларның кулы җитмәгәч, "Чиста шәһәр" техникасы Әтрәклегә үк килеп җиткән. Бу төбәктә пай өчен салам бирү белән дә проблема булмаячак. Авыл җирлеге тракторы "Әнәк" хуҗалыгының арпа саламын төреп бирәчәк.
Юл уңаенда Айдар Салахов Мөшеге чишмәсенең суын да татып чыкты. Анда булган очрашуның максаты хакында соңрак хәбәр итәрбез.
Бикбау, Матвееака авыл җирлекләре башлыклары белән аралашканда алар Айдар Салаховка ,пай җирләре өчен халыкка ашлык һәм салам бирелә башлавын җиткерделәр. Авылларда барган төзекләндерү эшләре хакында сүз барды.Матвеевкада часовня төзелә башлавы хакында хәбәрне дә шунда ишеттем.
Августның Степановка янындагы терлекчелек комплексы төзелеше мәйданында да авыл җирлекләре башлыклары да көндәлек эшләре хакында хисап тоттылар.
Калморза, Август, Мензелинские зори агрохолдингларында урак ның ничек барышын үз күзләре белән күрде бүген район башлыгы.
Николаевка мәктәбе бинасы ремонттан соң соклангыч булып яңара.Хезмәт коллективы төзекләндерү эшләрендә актив катнаша. Алар белән аралашканда район башлыгы хөкүмәтнең зур акчалар түгеп авыл мәктәбен капитал яңартуына җавап итеп, укытучылар белем бирүне яңа бер башка күтәреп җавап бирәчәкләренә ышанычын белдерде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев