Минзәләнең дүрт авыл җирлеге 1,5 миллион сумлык грант отты
ТР Муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләренә грантлар бирү бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында районыбызның дүрт авыл җирлеге – Аю, Иркәнәш, Наратлыкичү, Яңа Мәлкән авыл җирлекләре дә бар.
(Минзәлә, 15 май, “Мензеля-информ”, Флүрә Мусина). Җиңүчеләрне билгеләгәндә җирлектәге халык саны, бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка керемнәр күләме, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең саны һәм башка таләпләр искә алынган.
Зөфәр Нәҗметдинов, Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы:
–Әйе, без дә бәйгедә катнаштык һәм 1, 5 миллион сумлык грант отуга ирештек. Без әлеге средстволарга тагылма кораллары белән трактор алырга исәпләгән идек. Шушы теләкләребез чынга ашар дип ышанам. Җирлектә төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды, планлаштырылган эшләр дә байтак әле. Трактор булса, аңа эшләр табылыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев