Минзәләнең “Юбилейный” спорт мәктәбе яңа тәртиптә эшли башлады
11 октябрьдән соң коронавируска бәйле рәвештә Татарстанда яңа чикләүләр кертелде. Әлеге чикләүләр Минзәләгә дә кагыла.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Җәмәгать туклануы, спорт үзәкләре, бассейн, фитнес-үзәкләр, аквапарклар, сәүдә үзәкләре, шулай ук мәйданы 400 квадрат метрдан арткан ваклап сату объектларына керү хәзер бары тик QR-кодлары булганнарга гына рөхсәт ителә. Минзәләдә эшләп килүче “Юбилейный” спорт мәктәбе беренчеләрдән булып 18 яше тулган гражданнарны QR-кодлар буенча һәм авырганлык турындагы белешмәләр буенча гына кабул итәчәге турында хәбәр салды һәм катгый режимда эш башлады.
Сәүдә объектларына килгәндә, кайбер сәүдә үзәкләре ишегендә QR-кодлар буенча гына керергә мөмкин булу турында мәгълүматлар күренә башлады. Ләкин тикшереп кертү процессы әлегә сәүдә объектларында җайга салынып бетмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев