Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мәлкән һәм Аю авылларындагы кибетләрендә РАЙОН ГАЗЕТАСЫ сатыла башлады

Почта аша подписка шәһәрдә генә түгел авылларда да нык кими башлады.

Башка ведомствоның проблемалары бик күп,әмма алар район газетасы укырга теләүчеләргә комачау итәргә тиеш түгел. Аларның хәлен аңлыйбыз,әмма хәлләре яхшырыр дип кул кушырып утыра алмыйбыз.Шуңа да Минзәлә"-"Мензеля"газетасының редакция коллективы газета таратуны да үз өстенә алырга мәҗбүр.Өстәмә мәшәкатьләр нык арта,әмма бу чара райондашларыбызны мәгълүматлы итү белән беррәттән,эш урыннарын саклап калырга да ярдәм итә.

Реклама

Шуңа без Байлар,Коноваловка,Иске Маҗын,Аю,Мәлкән,Дружба авылларындагы кибет хуҗаларына,Тупач авылы китапханәчесе Лилия Миннехановага зур рәхмәтле.Хәзер Югары Тәкермән,Хуҗәмәт,Николаевка,Матвеевка авылларында ышанычлы дип сайлап алган кибет хуҗалары белән сөйләшүләр алып барабыз.Аңлашу тапсак бу авылларда да район газетасыннан мәхрүм калган укучыларыбыз белән янәдән кавышырбыз дип өметләнәбез.Кибет хуҗаларына да безнең белән хезмәттәшлек итү файдалы.Кибет хуҗалары булган алтмыштан артык якташыбыз моның шулай икәненә төшенделәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев