Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мөшеге өлкәннәрен “Агыйдел” ансамбле котлады

Быел Ыкның аръягы мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән артистларыбыз берләшеп, һәр авылда бик матур чыгышлар ясадылар.

Әтрәкле, Калтак , Айман авылларында “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов тарафыннан мул табын әзерләнгән иде. Иркәнәш, Мөшеге авылларында “Әнәк” агрофирмасы (җитәкче – Фарис Фәтхиев) тарафыннан пакетлар өләшенде.
Бу нисбәттән өлкәннәребез җитәкчеләр Радик Фәттаховка,  Рөстәм Газизҗановка, Камил Шәймәрдановка, Илгизәр Камаловка, Мөдәфис Саматовка чиксез рәхмәтле.
Мөшегедә үткәрелгән бәйрәмгә чыгышы белән шушы авылдан булган, бүгенге көндә Актаныш районында эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рамил Хәйбиев мул табын әзерләү өстенә, данлыклы “Агыйдел”  җыр-бию ансамблен алып килгән иде.  Һәр чыгышларын алкышларга күмеп, өлкәннәребез бик җылы кабул итте артистлар чыгышын.
Рамил Хәйбиев 6 район казые Руслан Хәзрәтне алып килгәнде. Аның вәгазьләре барыбызның да күңел кылларына үтеп керде.
“Агыйдел” ансамблен Ыкның аръягы артистлары Эльмира Галимова, Ильмира Асманова, Владимир Абдулгараев, Рафина Гыйлмуллина, Айгөл Хөснетдинова, Кәнҗимә Әхмәтова, Роза Насыйрова, Марат Мухаметов, Әлфия һәм Индус Әхмәтовларның чыгышлары алыштырды. Рима Галимәрдәнова, Айгөл Таҗкаева әзерләгән мәктәп укучыларының чыгышы да алкышларга күмелде.
Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыруга Рания Гыйлфанова җитәкчелегендәге мәктәп  коллективы да үзенең зур өлешен кертте. Ирина Камалованың бәйрәмне оештыруга керткән өлеше дә телгә алуга лаек.
Бу бәйрәмдә алган рухи азык өлкәннәргә киләчәктә дә сау-сәламәт булып, яшәргә этәргеч бирер, дигән теләктә калабыз.

Маргарита Сафина,

Реклама

Тат.Мөшеге китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев