Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Надежда Волощенко грантына Минзәләдәге Троицкий паркы җиһазландырылды

Минзәләдәге ТОС-3 җитәкчесе Надежда Волощенко “Татарстан Республикасының 2019 елда иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсында җиңеп чыгып, 665 мең сумлык грантка ия булган иде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Ул әлеге грант средстволарының бер өлешенә Троицкий мәйданчыгына керү юлына металлдан аркалар, эскәмияләр урнаштырырга планлаштырган иде.

Сүзендә торды ул. Шушы көннәрдә, май бәйрәмнәре алдыннан,  Троицкий мәйданчыгына керү юлына бизәкләп ясалган “Агач” аркалар, ике эскәмия, ике зур чүп савыты урнаштырылды.

Надежда Волощенко, ТОС-3 җитәкчесе:

–Әлеге металл аркаларны, эскәмия һәм чүп савытларын шәһәребездәге эшмәкәр Игорь Цветков эшчеләре ясады, үзләре үк урнаштырып та куйдылар.

Грант средстволарының бер өлешенә узган ел “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән К.Маркс урамы, 70 йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгына карусель, шахмат өстәле урнаштырылды. Әле грант средстволарына алынган ике парк диваны да бар, алары да шушы мәйданчыкка урнаштырылыр, мөгаен. Чернышевский урамы, 67 йорты ишегалдына шахмат өстәле куелды. Пионерская урамы, 37, Тукай урамы, 61 адресы буенча күпкатлы йортлар ишегалларына дүртәр эскәмия һәм чүп савытлары, Р.Люксембург урамы, 100 йорты янына өстәмә атынгыч урнаштырылды. Калган средстволар активистларны бүләкләүгә, территориядә мәдәният, спорт чараларын үткәрүгә юнәлтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев