Наталья Афтулева: Иң авыры физик эш түгел, ә кешеләрнең безнең хезмәткә карата мөнәсәбәте
Тормышта хезмәтләре тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгән, әмма аларның тырышлыгыннан башка көнкүрешебезнең уңайлылыгын күз алдына китереп булмаган хезмәт кешеләре була. Урам җыештыручыларның хезмәте әнә шундыйлардан.
Дифиза НУРИЕВА, Минзәлә-информ
Язмабыз герое Наталья Афтулева «Чиста шәһәр» МУП та урам җыештыручы булып хезмәт куя Кешеләр сәгать сигезгә ашыга-кабалана эшкә барган вакытка инде урам җыештыручылар үзләренә беркетелгән участокларының шактый өлешен җыештырып өлгерә, чөнки аларның эш сәгате күпкә иртә башлана.
—Җәй көне мин эшкә иртәнге биштә чыгам, ул вакытта инде якты була. Ә кыш көннәрендә караңгы булу сәбәпле өйдән алтылар тулып киткәч кенә чыгып китәм, — ди Наталья.
Иртә башлану бер хәл: әле бит һава торышы нинди булуга карамастан ачык һавада эшләргә, ничә километр юл үтәргә, җыештырырга кирәк.
—Минзәлә урамнарын безнең оешманың өч эшчесе җыештыра. Өчебез дә хатын-кызлар. Һәрберебезнең беркетелгән үз участогы бар. Мин шәһәр үзәгеннән җыештыра башлыйм, аннан үзәк урамнар буйлап шәһәрдән чыгу юлы — наратлар утыртылган җиргә хәтле бырып җитәм. Соңыннан Ленин, Октябрьская урамыннан Северная урамына кадәр чыгам. Минем вазифага урамдагы чүпләрне җыю, автобус тукталышларындагы чүп савытларын җыештыру, тукталышларны, бордюрларны себерү, күперләрне юу, агачлар агарту, кыш көне тукталышларны кардан чистарту керә. Әйе, эш җиңел түгел, ләкин мин зарланмыйм. Ике елдан артык инде бу хезмәтемне башкарам, — ди Наталья.
Урам җыештыру җиңел эш түгел, билгеле. Бүген бу эшкә атлыгып киләм дип торучылар да юк. Күреп торабыз: шәһәр үсә, зурая. Яңа урамнар, тротуарлар барлыкка килә. Кемдер әлеге уңай үзгәрешләрне шатланып кабул итә, кемдер гәеп табарга тырыша, ясалганны боза, зарлана. Шәһәрнең матурлыгы, чисталыгы өчен үз кулларының көчен сарыф иткән хезмәт кешесен дә кайбер кешеләрнең үз-үзен тотышы гаҗәпкә калдыра.
—Эшебезне намус белән башкарабыз. Безнең эштә яллар юк. Күңелне кайтарганы физик хезмәт түгел, ә кешеләрнең безнең хезмәткә карата мөнәсәбәте. Рәхмәт әйтүчеләр дә, безне җәлләүчеләр дә бар. Ә кайберәүләр исә, әйтик тукталышларны, балалар мәйданчыкларын җыештырмыйлар, урамнар чүпле дип зарлана, фотога төшерә һәм социаль челтәрләргә куя. Хәзер исә без дә башкарган эшебезне фотога төшерәбез, аны оешма җитәкчелегенә җибәрәбез. Әлбәттә, көн дәвамында тукталышларда бик күп кеше автобус көтә, урамнан җәяүләп һәм машина белән әллә нихәтле кеше уза, балалар мәйданчыкларында да балалар көн әйләнәсе диярлек уйный. Шул рәвешле кешеләр тарафыннан җәмәгать урыннары көн дәвамында кабат чүпләнә. Чүп савытларына үзләренең көнкүреш чүпләрен калдырып китүчеләр дә бар. Әле күптән түгел генә Октябрьская урамындагы тукталыштагы чүп савытын файдаланылган зурлар подгузниклары белән тутырып киткәннәр. Тәмәке төпчекләрен кая туры килә — шунда ташлыйлар, кисәтүләргә игътибар итмиләр, — ди ул кайбер минзәләлеләрнең кылган эшләренә күңеле әрнеп.
Урам җыештыручылар өчен авыры — кышкы кар. Кышын буранлы көннәрдә үз-үзләрен аямыйча эшләргә туры килә аларга. Һәм яз айлары. Кар астында яшеренеп яткан бөтен чүп кояш җылыта башлау белән өскә чыга, җыеп кына җитеш. Наталья тормыш иптәше Радик белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Изольда кибеттә сатучы булып эшли, уллары Радмир исә студент — авыл хуҗалыгы техникумында укый. Гаилә үз йортлары белән тора, бакчаларында төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Өйләренә янкорма төзи башлаганнар, гаилә башлыгына бу эштә дә бергәләп ярдәм итәләр.
Балалары да әниләре хезмәтенә хөрмәт белән карый. Буш вакыты булса, улы Радмир әнисе белән эшкә чыга, аңа урам җыештырырга булыша.
Шәһәрнең матурлыгына, чисталыгына зур өлеш кертүче урам җыештыручылар хезмәтенә һәркем хөрмәт белән карасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев