Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район газетасы редакциясе белән Югары Тәкермән җирлеге хезмәттәшлеге озак еллар дәвам итә

Бу хезмәттәшлеккә нигезне Тукай премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваны Минзәлә тарихына кайтару буенча безнең бер максатка эшләүдән башланды, мөгаен.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Гөлшат Зәйнашевага багышланган фестиваль Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова тырышлыгы, тынгысызлыгы белән республика күләмендәге чарага әверелеп килә.Шул чаралар үткәрүдә аралашканда җирлеккә кергән ике авыл халкының да иҗатка хаслыгы турында сүз чыкты. Бигрәк кар сыннары ясауга олысы да кечесе дә хирыс икән. Кушканга, сораганга түгел, үзләренең капка төбендә матурлык тудырырга омтылганга.
Менә шул матурлыкны башка авылларда яшәүчеләр күрсен дип тырыштык, һәм тәвәкәлләп бергәләшеп конкурс үткәрә башладык. Тырыша торгач республика конкурсында да җиңүгә иреште авыл җирлеге. Редакция хезмәткәре Рөстәм Хәкимҗанов төшергән һәм монтажлаган видео авыл халкының хезмәтен бик матур күрсәткән иде. Башка авылларда да кардан, боздан ясалган фигуралар саны арта бару да акциянең тәэсире барлыгын күрсәтә. Аеруча, Коноваловка, Тупач авылларында фигуралар ясау, җәмәгать биналарын, шәхси биналарны бизәү тамыр җәя бара. Алар да конкурсларда җиңеп килә.
Алия Шәрипова, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы:
-Быелгы бүләкләнүчеләр исемлегеннән күренгәнчә, бизәүгә хирыс, матурлыкка мөкиббән булучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар.
Марат Хаҗиев маляр булса, Энҗе Галимуллина ветеринария санитары..Без аларның һәрберсенә район газетасына язылу өчен сертификат тапшырабыз.
Быел сертификатка ия булучылар арасында Йолдыз Тукаева, Зөлфирә Кәшбиева, Эльвира Фахразиева, Рузилә Латыйпова, Олеся Рафикова, Мөнирә Кондратьева, Ильзира Абдуллина, Нурсилә Идиатуллина, Марселиза Латыйпова, Наил Рахманов һәм башкалар бар. Сиксән яшен тутырган Сафина Мөршидә апа яңгыр, кар хезмәтен әрәм итмәсен өчен фигурасын полиэтиленга төреп куйган иде.

Редакция коллективы әлеге оста кулларның хезмәтенә сокланып, авыл җирлееге бүләк иткән подпискадан тыш, редакциядән календарь һәм ТАТМЕДИА ның бренды төшерелгән ручка бүләк итә...
Ә сез кайсы фигураны беренче урынга лаек дип саныйсыз... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев