Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район газетасына иң күп подписка җыйган ике шәһәр почтальоны бүләк алды

Әлеге бүләкне почтальоннарга “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филилалы җитәкчесе – баш мөхәррир Илдус Шаһиев тапшырды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Почтальоннар газета редакциясе белән укучыларны тоташтырып торучы төп звено булып торалар. Аларның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә газета үз укучыларын таба. Матур традиция буенча, редакция “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасына яртыеллыка иң күп подписка җыйган почтальоннарга рәхмәт йөзеннән кыйммәтле бүләкләр бирә. 2023 елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка җыю буенча шәһәр почтальоннары арасында иң яхшы күрсәткечкә Зәнилә Яграшева (ОПС-2) иреште. Иң тырыш, иң җитез почтальон – Наил Хәбибуллинның да подписка күләме яхшы. “Минзәлә-информ” җитәкчесе кулыннан алар бүген истәлекле бүләк алды.

Реклама

Илдус Шаһиев, “Татмедиа” АҖнең “Минзәлә-информ” филиалы җитәкчесе –баш мөхәррир:

–2023 елның икенче яртыеллыгына район газетасына подписка җыюда башка почтальоннар да яхшы күрсәткечләргә ирешерләр дигән өметтә калам. Ә инде иң күп подписка, ягъни үз участогында район газетасына 100 дән артык гаиләне яздырган почтальонны зур бүләк – велосипед көтә. “Почтальоныңа ярдәм ит” акциясендә актив катнашып, хөрмәтле райондашлар, сезне газеталы итүгә, аны укырга зур өлеш керткән кешеләрне транспортлы итик. Алар адреслар буенча тизрәк килеп җитәрләр, үз участокларында өстәлгән яңа адреслар буенча килү мөмкинлекләре дә артыр.

 

Минзәләлеләрнең исләренә төшерәбез: 5-15 июнь көннәрендә “Татмедиа” АҖ басмаларына, шул исәптән “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасына иң очсыз бәядән, ягъни 660 сум 54 тиенгә язылырга мөмкин. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга һәм почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәр участок подписчиклары шул рәвешле үз почтальоннарына бүләккә велосипед алырга ярдәм дә итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев