Реклама
Көн темасы
Район игенчеләре 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар
Игенчелектә фәнни яктан якын килү, агротехник чараларны үзвакытында һәм сыйфатлы үткәрү, механизаторларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә амбарларыбызга 200 мең тоннадан ашлык кайтарылды.
Районыбыз игенчеләре тулаем ашлык җитештерү буенча (200 417 тонна) республикада Тәтеш, Буа, Арча, Мөслим районы игенчеләреннән калышып бишенче урында баралар. Районда иң күп тулай җыемны “Мензелинские зори” агрофирмасына караган “Кадрәк” җитештерү комплексы 47 605 тонна ашлыкны җыеп алып ындыр табагына кайтардылар. “Калморза” хуҗалыгы – 33 890, “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы – 32 771, “Кама Беконы” ҖЧҖ – 21 059, “Ильнур” КФХсы 14 129 тонна ашлык җыеп алды.
2008 елда да безнең район игенчеләре 30 августка 200 мең тонна ашлык җыеп алган булган, ә шул елны гектар күәте - 41,2 центнер булган. Ә быел район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 46,1 центнер тәшкил итә. Иң югары уңышны “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы игенчеләре алды, аларда бөртеклеләрнең гектар төшеме 55,7 центнер тәшкил итте. Һәр гектардан уңыш алу буенча “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре дә сынатмый, аларда бу күрсәткеч 54,2 центнер.
Бер гектардан уртача уңыш җыеп алу буенча районыбыз игенчеләре әлегә республикада икенче урында баралар. Һәр гектардан иң югары уртача уңыш алу буенча безнең район Тәтеш районы игенчеләреннән генә калыша. Игенчеләребезгә алдагы елларда да мул уңыш үстерергә язсын.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 43 468 гектарда игеннәр суктырылган,бу планга карата 99 процент тәшкил итә. Тагын 449 гектар мәйданны гына җыеп аласы калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев