Район спартакиадасында Минзәлә театры командасы җиңде
Ярышларда 7 команда катнашты.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Республика көненә һәм цифрлаштыру елына багышланган Минзәлә районы спартакиадасы август ае ахырында узарга тиеш иде. Әмма ул вакытта көннәр кызу тору сәбәпле, ярышлар сентябрьга күчерелгән иде.
Шәһәрнең Ленин исемендәге паркында үткәрелгән ярышларга катнашырга 7 команда килде. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, 1 нче урта мәктәп, мәктәп-интернат, 3 нче урта мәктәп, тикшерү изоляторы, педагогик көллият, авыл хуҗалыгы техникумы командалары граната ыргыту, 100 метрга йөгерү, масс-реслинг, кызыклы эстафеталар буенча ярыштылар. Ахырда гомуми эстафета булды.
Нәтиҗәдә 1 урынны Минзәлә театры, 2 урынны педагогик көллият, 3 урынны мәктәп-интернат командасы яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев