Ранис Гыйләҗетдинов беренче халыкара шахтерлар сабантуенда абсолют батыр калды
Данлыклы яшь көрәшченең нәсел җепләре Минзәлә районы Кадрәк җирлегенә барып тоташа.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Кемеровода узган беренче халыкара шахтерлар сабантуенда Ранис Гыйләҗетдинов абсолют батыр булып калды. Аңа әлеге җиңүе өчен тәкә һәм Татарстан Президенты исеменнән “Лада Гранта” автомобиле ачкычы бүләк иттеләр.
Ранис бүгенге көндә Яр Чаллыда яши, аңа 25 яшь. Ул - КФУ Яр Чаллы институтында аспирант, шулай да Минзәлә белән бәйләнешләрнен онытмый. Мәсәлән, 2020 елда ул “Манзара” көрәш ярышында Минзәлә районы данын яклады, ә быел Минзәләдә узган Муса Җәлил турнирында аңа Россия спорт мастеры исеме тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев