Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Редакция бинасында урнашкан "Кырык тартма” кибетенә Айгиз Баймөхәммәтовның "Нахак" китабы кайтты

Әлеге басма "Казан утлары" китапханәсенең алтынчы китабы буларак дөнья күрде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әлеге китапта танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтовның ике әсәре басылды. Болар - "Урам балалары" повесте һәм "Нахак" хикәясе. 

“Урам балалары” повестендә төп герой Данил. Унөч яшьлек үсмернең зур хыялы бар − аның төзүче буласы килә. Зур йортлар салып, үзенең дә шуларның берсендә бәхеткә тиенеп яшисе килә. Әмма ул әлегә урамда яшәргә мәҗбүр. Аның яратасы, яратыласы, әнисеннән бер ягымлы сүз ишетәсе, кочагында җылынасы килә. Әмма аңа ул җылыны подваллардан эзләргә туры килә, ишеткәннәре дә күңелне җәрәхәтли торган сүзләр генә... Күпме дәвам итәр болай? Данил тормыш урамнарында адашып калмасмы? Ә бу сорауларга җавапны сез китапны алып укыгач табарсыз.

 

Китап “Кырык тартма” кибетендә сатуда. Күләме чикле. Ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев