Реклама
Көн темасы
Редакциянең “Кырык тартма” кибетенә сатуга яңа китап кайтты
“Казан утлары” журналы танылган татар язучыларының әсәрләрен китап итеп бастыра.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың “Соң түгел” дип аталган китабы “Кырык тартма” кибетенә сатуга кайтты. Авторның әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.
Повестьнең төп герое –Әдип. Әлеге ир-егетнең гаилә тормышы, котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур, матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Алга таба яшәргә каян кыч табарга? Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй сүнми әле. Повестьнең героен упкын төпләреннән күтәреп алырдый көч дөньяда бармы? Булса ул Әдипне коткарып кала алырмы? Бу хакта “Соң түгел” повестендә укып белә аласыз.
Эш көннәрендә “Кырык тартма” кибетенә килеп, әлеге китапны сатып алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев