Ренат Ибраһимов Минзәлә районы чемпионы исемен кайтарды
Кемгәдер каламбур кебек яңгыраса да, район чемпионатында беренче һәм икенче урыннарны шахмат буенча беренче һәм икенче чемпионнар бүлеште.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә педагогика көллияте директоры Ренат Ибраһимов «Чемпион-2022» исемен яулады. Шахмат тормышын күзәтеп баручылар Ренат Ибраһимовның 2020 елда ук Минзәлә районының беренче чемпионатында абсолют җиңүче булып калуын белә. Бүгенге турнирда 2 нче урынны 2021 ел чемпионы, легендар шахматчы Мөхәммәт Мөкминов яулады.
Район мәктәпләре укучылары арасында район чемпионы Алик Атласовның Мөхәммәт Мөкминов белән очколар саны тигез иде, әмма өстәмә күрсәткечләр буенча ул 3 урында калды.
Шулай ук җиңүчеләрдән соң иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән ветераннар арасында шахматчылар Раффаел Ибраһимов, хатын-кызлар арасында Халидә Зыятдинова һәм яшь катнашучылар арасында Равил Юзыкаев аерым билгеләп үтелде.
Ярышларны уздырган Азат Шагалиев аларга балалар иҗат йорты, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исеменнән бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча Мөхәммәт Мөкминов яшь шахматчыларны үз исеменнән котлады һәм аларга яңа уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев