Реклама
Көн темасы
Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале тәмам
Фестиваль С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрында ике көн дәвамында барды.
Әлеге фестивальнең максаты 28 ел дәвамында театр директоры булган Роберт Шәймардановның исемен мәңгеләштерү белән беррәттән балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, сәхнә осталыкларын арттыру, артистлык сәләте булган балаларны барлау да.
Фестиваль Минзәлә районы мәктәпләре белән генә чикләнеп калмыйча, районга якын урнашкан Мөслим, Тукай, Сарман, Актаныш район мәктәпләре укучыларын да үзенә туплады. Фестивальнең сайлап алу турында барысы 30 коллектив, меңнән артык бала катнашты. Театр бинасында узган ике көнлек фестивальдә 6 спектакль күрсәтелде. Фестивальне гимназиянең "Рөстәм Муллин исемендәге кино һәм театр студиясе" К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән йомгаклады. Гимназия коллективына Р.Шәймарданов исемендәге фестиваль дипломын һәм бүләкләрне Рөстәм Муллинның тормыш иптәше актриса, Татарстан Республикасы халык артисты Рәзилә Муллина тапшырды.
Йомгаклау тантанасында чыгыш ясаган театр директоры Илнур Гайниев катнашкан һәр мәктәп коллективына рәхмәтләрен җиткерде, фестивальнең дәвамлы булуын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев