Садак бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды
Шәһәребезнең Садак бистәсендә балалар бакчасы да бар, яңа балалар мәйданчыгы да ачылды, хәзер биредә яшәүчеләр мәктәп төзелүен, автобус йөри башлавын көтәләр.
Шәһәр халкыннан җыелган быелгы үзара салымның бер өлешенә шактый гына балалар мәйданчыклары җиһазланды. Халык шактый күп яши торган территорияләрнең берсендә шуларның чираттагысын– Садак бистәсендә дә яңа җиһазланган балалар мәйданчыгын ачу тантанасы булды.
Уен мәйданчыгын ачып, традицион кызыл тасманы район башлыгы Айдар Салахов һәм Идарәче компания директоры Роман Коротин кисте.
Айдар Салахов, район башлыгы:
– Садак бистәсе төзекләнә бара: заманча таләпләргә туры килүче 260 урынга “Шатлык” балалар бакчасы төзелде, узган ел чаңгы базасы файдалануга тапшырылды, яңа йортлар күп төзелә. Яшь гаиләләр дә күп. Шуңа күрә заман таләпләренә туры килүче балалар уен мәйданчыгының төзелүе көтеп алынган, шатлыклы вакыйга.
Алга таба шушы балалар мәйданчыгы янәшәсендә спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Садак бистәсенә мәктәп, яхшы спортзал да таләп ителә. Болар барысы да киләчәк буын турында кайгыртып эшләнә. Мондый объектлар төзелеше киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Әлеге объектны төзүдә катнашкан барлык коллективка зур рәхмәт, алдагы эшләрегездә уңышлар сезгә!
Садак бистәсендәге әлеге балалар мәйданчыгы үзара салым акчасына төзелде, моның өчен 1,5 млн сум акча юнәлтелде. Биредә 16 уен элементы бар, 6 эскәмия урнаштырылган, чүп савытлары да куелган. Мәйданчыкка ком җәелгән, территориясе койма белән әйләндереп алынган. Мондагы эшләрне башкарган Роман Коротин җитәкчелегендәге “Минзәлә Идарәче компания” ҖЧҖ һәм Виталий Рубцов җитәкчелегендәге “Чиста шәһәр” МУП коллективларына рәхмәт сүзләре яңгырады. Тантанада катнашучыларның көчле алкышлары астында әлеге Идарәче компаниянең төзекләндерү буенча бригадиры Раис Мухтаховка шушы балалар мәйданчыгы төзелешендә актив катнашканы өчен район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Садакта яшәүчеләр исеменнән сүз алып, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хакимова болай диде:
– Үзара салым средстволарына башкарылган эшләр барыбызның да күз алдында. Ерактан балкып, үзенә җәлеп итеп торган әлеге уен комплексын төзүчеләргә, район җитәкчелегенә, үзара салым түләп, үзләреннән өлеш керткән шәһәрдәшләребезгә зур рәхмәт. Безнең Садакта балалар күп, әлеге мәйданчык ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә зур сөенеч ул. Бистәдә балалар бакчасы бар, яңа мәктәп тә төзелер дип көтәбез.
Тантанада катнашкан 11 нче “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре дә балалар мәйданчыгын төзүчеләргә матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Яңа мәйданчык балалар тавышына күмелде, уен элементларының әле берсенә, әле икенчесенә барып, рәхәтләнеп уйнап та алдылар.
Ольга Ильина, шәһәр Советы депутаты, 1 нче урта мәктәп директоры:
– Әлеге мәйданчык һәркемгә шатлык китерсен, балаларның шат авазына күмелеп торсын.Әлеге территория янын төзекләндерү дәвам итәчәк. Киләсе елда безнең мәктәп коллективы шушы бистәдә яшәүчеләр белән бергәләп биредә юкә, усак, миләш агачлары утыртачак. Киләчәктә ял итү өчен дә менә дигән урын булачак.
Виктория Гагарина, башлангыч сыйныфлар укытучысы (СОШ№2):
–Без бирегә мәктәп яны лагере балалары белән килдек. Үз күзләребез белән яңа балалар мәйданчыгын күрәсебез килде. Котлы булсын! Әлеге Садакта балалар күп, укучыларга укырга йөрергә ерак, яңа мәктәп төзелүен түземсезләнеп көтәбез. Садактан шәһәргә автобус йөртелсә дә уңайлы булыр иде.
Матвей Автулев, 11 яшь:
–Без шушы мәйданчыктан ерак яшәмибез. Биредә бик матур, монда дусларым белән килеп уйнаячакмын.
Безнең өстәмә
Быелгы үзара салымның бер өлешенә шулай ук Гурьянов урамындагы,102, Кадомцевлар урамындагы,89 нчы, Гурьянов урамындагы,102, 106 нчы, Изыскательләр урамындагы 3/4, 3/14 нче йортлар янындагы, шулай ук Нефтьчеләр бистәсендәге балалар мәйданчыклары да җиһазландырылды.
Быел шәһәр халкыннан җыелган үзара салым акчасы 5,2 млн сум тәшкил итте, республика бюджетыннан ул дүрт тапкыр артып кайтты. Шулай итеп үзара салым буенча барлык средстволар – 26,2 млн сум.
Үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында тулырак “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының алдагы саннарында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев