Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Шәһәр почтальоннарына ярдәм кирәк

26 июнь көнне шәһәр почта бүлекләрендә район газетасына яздыру буенча Подписчик көне үткәрелә. Бу көнне язылган һәркем истә калырлык призларга ия булачак.

Минзәлә почтальоннары бүгенге көндә район газетасына яздыру буенча республикада арттан өченче урында. Килешү нигезендә алар 2010 данә газетага яздырырга һәм таратырга тиешләр. Әлегә 1241 гаиләне 2020 елның икенче яртысына район газетасы белән тәэмин иттеләр. Түбәндәге таблицада шәһәр почтальоннарының мөмкинлекләреннән бик түбән эшләүләре күренә.

Беренче колонка – почта бүлеге, икенче - 2020 елның беренче яртысына газета таралу күләме, өченче – 2020 елның икенче яртысына газетага язылучылар саны

Шәһәр

Шәһәр үзәк    259      187

Шәһәр1          140      89

Шәһәр 2         148      90

Шәһәр 3         114      86

Редакция аша альтернатив подписка

Кырык тартма           15        35

Шәһәр оешмалары   410      305

Шәһәрдә яшәүчеләр газетасыз калмасын өчен без күп катлы йорт янындагы һәр микрорайоннардагы кибетләрдә “Минзәлә”-“Мензеля”не сатарга куябыз, коллективларда  альтернатив  подписка үткәрәбез! Хәбәрләшү өчен телефон: 3-26-46.

Почта бүлекләренә килеп язылыгыз! Июньгә өлгермәсәгез, алда июль бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев