Сөт җитештерүче комплекслар бар, ә сөт эшкәртү заводы булырмы?
Көн темасы

Сөт җитештерүче комплекслар бар, ә сөт эшкәртү заводы булырмы?

2нче санлы урта мәктәп базасында узган халык җыенында яңгыраган сорауларның берсе шундый иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Җыен узган мәктәпнең актлар залы халык белән шыплап тулган иде. Район башлыгы Айдар Салахов белән очрашуга мәктәп коллективы гына түгел, ата-аналар да, мәктәп микрорайны территориясендә яшәүче халык та җыелган иде. 
Җыенны алып барган район башлыгы халык алдында чыгыш ясап, 2024 елда районның һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде. 2025 елга планнар белән таныштырды. 

Башкарылган эшләр һәммәбезнең күз алдында. Райондагы һәм шәһәрдәге инфраструктура үсеше илдәге икътсадка гына түгел, ә халыктан җыелучы салымнарга да бәйле булуын билгеләп үтте Айдар Салахов. Район җирлегендә эшләүче физик затларның НДФЛы үзебездә кала. Ләкин бүгенге көндә эш яшендәге кешеләрнең яртысы диярлек читкә китеп эшли, гәрчә үз районыбызда да эшче кадрлар бик кирәк булса да. 

Шәһәрдә узган ел дәвамында башкарылган эшләр һәм алдагы елларга планнар хакында Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Габдуллина бәян итте. 

Район башлыгы белән турыдан-туры аралшу вакытында кешеләр үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр.

 Анжела, 2нче санлы мәктәпкә йөрүче баланың әнисе:

—Безнең мәктәп ике блоктан тора. Базовый мәктәп, ягъни башлангыч сыйныфлар укый торган мәктәп блогы янында буш урын бар. Элек анда хоккей корты да булган иде. Шунда 1нче мәктәп янындагы кебек «Мәктәп скверы» ясап булмасмы? Барлык ата-аналарның да балаларын вакытында мәктәпкә алып килү һәм алып кайтып китү мөмкинлеге юк. Әти-әниләрен көткән вакытта яки укудан бушаган вакытларында балалар скверда саф һавада ял итәрләр, уйнарлар иде. Һәм инде мәктәп территориясе дә төзек һәм матур булып торыр иде. 

Айдар Салахов, район башлыгы:

—Әлеге территорияне без резервта тотабыз. Анда төрле объектлар төзү турында фикерләр булды. Сез яңгыраткан вариантны да уйлап карарга була, ләкин әлегә конкрет җавап биреп булмый. Алда әйтеп үткәнемчә, әле чиратта төзекләндереп бетерәсе парклар бар: Нефтьчеләр паркы, Үрдәк күле, хастаханә территориясендәге парк. Әлбәттә, сорау актуаль, бу мәсьәләне игътибарга алачакбыз.

Залда утыручы өлкән яшьтәге бер ханым район башлыгына бер түгел, ә берничә сорау әзерләгән иде. Кайбер сораулары, шәһәр һәм район буенча түгел, ә район башлыгының дистанцион уку-укытуга, электрон көндәлекләргә карата шәхси фикерен белүгә юнәтелгән иде. Район башлыгының чыгышын дикъкать белән тыңлап утырганнан соң туган соравын да җиткерде ул:

—Безнең районда тәүлегенә 318 тонна сөт җитештерелә дип әйттегез. Бу — бик зур сан. Ә бездә яңа сөт заводы төзеләчәкме? Ул завод безнең районда җитештерлгән сөттән төрле сөт продукцияләре эшләп чыгара һәм аны үзебезнең кибетләргә сатуга куяр иде. Бәлки ул вакытта бәяләр дә түбән булыр иде. Ә хәзер сөт продуктлары читтән китерелә.

Айдар Салахов:

—Әйе, логик яктан дөрес уйлыйсыз. Минзәләдәге сөт заводының хуҗалары икенче һәм аның куәт көче дә зур күләмдәге сөтне эшкәртерлек дәрәҗәдә түгел. Ул кечкенә. Инвесторларның яңа сөт заводын төзү планнары да бар иде. Ләкин әлегә бу эш туктатылды. Барысы да чылбыр буенча бара. Инвесторлар башта сөт җитештерүне җайга салды, хәзер исә малларга ризык әзерләү, кадрлар белән тәэмин ителеш җайга салынып килә. Акрынлап баскычлар буенча күтәрелеп киләбез. Шул рәвешле киләчәктә сөт заводы да булыр, бәлки.


Нет комментариев