Су керү тыела
Хөрмәтле район халкы һәм кунаклар!
“Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында”гы 1999 елның 30 мартындагы 52 нче номерлы Федераль законның 18 маддәсе, “Холерага каршы профилактика. РФ территориясендә холерага эпидемиологик күзәтчелек итүгә гомуми таләпләр” санитар-эпидеомиологик кагыйдәләр нигезендә, Минзәлә районы халкы арасында йогышлы авырулар буенча эпидемиологик хәлнең начараюын кисәтү максатларында, ТР (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге тарафыннан 2021 елның 9 августында 10.40 сәгатьтә Минзәлә елгасыннан (шәһәр пляжы) су пробасы алынды. Суны бактериологик тикшерүнең канәгатьләнмәслек нәтиҗәләре буенча, әлеге участокта су коену тыела!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев