Табиблар бүләк алды
Районда армиягә язгы чакырылышның план нигезендә узуында район табибларының да өлеше зур.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Табибларга район башлыгы һәм үзенең исеменнән рәхмәт сүзе әйтергә районның башкарма комитет җитәкчесе,призыв комиссиясе рәисе Камил Нәҗмиев килде.
Камил Нәҗмиев:
-Пандемия шартларында үз бурычыгызны төгәл һәм җиренә җиткереп башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә.Үзегез дә сәламәт булыгыз,райондашларга да сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтерсез дип ышанам.
Аннан соң ул призыв комиссиясе эшен оештыруга зур өлеш керткән табибларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәхмәт хатлары шулай ук хастаханәнең баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова һәм хәрби комиссариат хезмәткәрләре Илшат Каюмов, Татьяна Тюкиналарга да тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев