Татар Мөшегесе мәдәният хезмәткәрләре Актаныш районына гастрольга бардылар
Әлеге очрашу җылы тәэсир калдырган
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Тат.Мөшеге мәдәният хезмәткәрләре авыл үзешчәннәре белән Актаныш районы Әнәк авылы мәдәният йортында концерт куюда катнаштылар. Биредә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Киек каз юлы" дип исемләнгән чара оештырылган иде.
Әлфия Әхмәтова, Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:
- Шыгрым тулы зал, Әнәк халкының көчле алкышлары, бәйрәм чарасын күпкырлы итеп оештырулары,талантлы җырчылары,киң күңелле халкы - күңелебездә якты хәтирәләр уятты.Рәхмәт сезгә, әнәклеләр! Очрашулар дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев