Татар Мөшегесендә укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре хоккей уйнадылар
Ярыш милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелде
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбе ел саен боз катырып хоккей мәйданчыгы ясый һәм биредә ярышлар, күңелле чаралар үткәрә.
Шушы көннәрдә мәктәп укытучылары командасы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре командасы арасында хоккей ярышы узды.
Дания Әхмәтова, К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбе директоры:
- Ярыш бик күнелле узды. Мәктәп укучылары җанатарлар булдылар. Ике команда уенчылары да бик көчле, нәтиҗә дуслык җинде, - дип хәбәр итте.
Икенче атнага исә Мөшеге педагоглары бозда Калтак мәктәбеннән коллегаларын көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев