Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы закон гамәлдә һәм ул үтәлергә тиеш
Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елның июль аендагы эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә киңәшмә булды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Видеорежимда узган утырыш барышында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов 2021 елның июль аендагы эш нәтиҗәләре буенча ТР дәүләт телләре турындагы законны үтәү мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту турында сөйләде. Ул ТР дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту буенча актив эшләүче матбугат басмалары арасында ”Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы булуын әйтте һәм газеталарга анализ ясаганда безнең районга тукталды. Район газетасының 20 август санында басылып чыккан язмада Изыскательләр бистәсендә урнашкан “Веста” яшьләр үзәгенең исеме турында сорау-җавап урнаштырылган иде. Сүз яшьләр үзәгенең яңа бинасында тышкы элмә тактасының ни өчен рус телендә генә ясалуы турында бара. Юкса, Татарстанда республиканың дәүләт телләре турында закон гамәлдә бит. Шунда ук “Веста” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлованың “Элмә такта татар телендә куелачак, аның якын арада кайтуын көтәбез” дигән җавабы урнаштырылган.
–Биналарга элмә такталар законга туры киктереп, рус һәм татар телләрендә ясалырга тиеш. Дәүләт программалары буенча капремонтланган, төзелгән яңа биналарга элмә такталар ясаганда бюджет акчалары сарыф ителә. Бу очракта ни өчен шулай булган, моңа ничек юл куелган? – диде Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әлеге элмә такта турында. Әлеге мәсьәлә протоколга теркәлде һәм бу темага киләсе утырышта кабат әйләнеп кайтылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев