Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстанның дүрт районыннан спортчылар Минзәләдә ГТО тапшырдылар

Нормативларны тапшыру шәһәрнең ике мәйданчыгында узды

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәрендә Минзәлә, Тукай, Актаныш, Мөслим районнары спортчылары катнашында ГТО тапшыру буенча зона фестивале булды.

Чара "Юбилейный" спорт мәктәбендә старт алды, анда сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин сәламләде.

Дарья Липина, Минзәлә районында ГТО тапшыру буенча белгеч:

- Нормативларны тапшыру ике мәйданчыкта узды. "Юбилейный" спорт мәктәбендә алга иелү,  урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү, отжимание кебек төрләр буенча нормативлар тапшырылды. Ә Ленин исемендәге стадионда спортчылар йөгерү һәм спорт снарядын ыргыту буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев