Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар «Нур» халык театры яңа премьера тәкъдим итте

Әлеге спектакль белән Минзәләгә дә килергә планлаштыралар



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Минзәлә районы Тауасты Байлар мәдәният йорты сәхнәсендә әлеге авылның "Нур" халык театры яңа премьера тәкъдим итте. 
Бу юлы алар  Аманулланың "Итәкле кияү" спектаклен сәхнәләштерүгә алынганнар.

 Мөслимә Гайниева, "Нур" халык театры режиссеры:
- Премьераны карарга тамашачылар залны тулысынча тутырып җыелдылар. Әлеге ике пәрдәдән торган комедияне бик яратып кабул иттеләр. Спектакльне Минзәләгә дә барып күрсәтергә планлаштырабыз.

Ир-егет рольләрендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студенты Алмаз Сафин, инде өченче ел халык театры спектакльләрен сәхнәләштерүдә катнашучы Тауасты Байлар мәктәбе 9 сыйныф укучысы Камил Сафин (туганнар түгел, фамилиядәшләр), Ринат Бадиков һәм Илгизәр Гатин уйнадылар. Хатын-кыз ролен Камилнең әнисе Валерия Сафина башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев