Тулбай авылында зират өмәсе даими рәвештә үткәрелә
Әлеге изге эштә барлык авыл халкы бик теләп катнаша
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Тулбай авылында зиратны тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде.
Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлегебез зиратларында өмәләр язын-көзен генә үткәрелми. Җәй көне дә авыл халкы зиратларны тәртиптә тоту буенча зур эш башкара. Әйтик, шушы көннәрдә Тулбай авылында имам-хатыйб Илалетдин хәзрәт җитәкчелегендә авыл халкы өмә үткәрде. Озын булып үскән үләннәр чабылды, кыгайган кабер ташлары, чардуганнар тәртипкә китерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев