Тупачта Наип Хөҗҗәтов исемен йөртүче чишмә ачылды
Тантана Авыл көненә бәйләп үткәрелде.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы Тупач авылында төзекләндерелгән чишмә тантаналы рәвештә ачылды. Матур гадәт буенча авыл халкы, бәйрәм кунаклары авыл үзәгеннән бергәләшеп Минзәлә районында һәм, аерым алганда, Тупач авылы кергән Коноваловка җирлегендә яшәүче халыклар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдырып, татар, рус, керәшен җырларын башкарып, чишмә буена төштеләр.
Биредә аларны Наип Хөҗҗәтов (чишмә аның исеме белән аталды) образында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Фоат Зарипов һәм чиләкле көянтәләр белән район мәдәният сараенда бию түгәрәгенә йөрүче медицина училищесы кызлары каршы алдылар.
Чишмә ачу тантанасы Тупач авылы имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Газизов тарафыннан азан әйтү белән башланды.
Әлеге тантаналы вакыйга белән котлап, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов:
- Тупач авылында чишмә төзекләндерү турында 3 ел элек үк сөйләшә башлаган идек инде. Менә, ниһаять, әлеге эшне башкарып чыктык, катнашкан һәрбер кешегә, төзүчеләргә рәхмәт. Әле эшләр моның белән генә тәмамланмый, буасын ясап куярга, юллар кирәк була, бөтен авыл белән өмәләр үткәреп агачлар утыртырга, дигән фикерләр бар, - дип билгеләп үтте.
Соңгы елларда Тупач авылының социаль йөзен яхшырту буенча масштаблы эшләр башкарган “БлагоДарение” фонды президенты Фәрит Салихов:
- Бүген Тупач авылы тарихында зур вакыйга: яңабаштан реконструкция үткән чишмәне ачабыз.Чишмә юлыннан кергәндә, хәтергә алсагыз, “Су юлын, чишмәне карап торган кешеләргә хаҗ савабы языла”, дип язылган. Бу борынгы заманнан килгән, тирән эчтәлеккә ия сүзләр, - дип искәртте.
Ул шулай ук чишмәнең нигә нәкъ менә Наип Хөҗҗәтов исемен йөртүе турында аңлатты:
- 1954-55 елларда ук Тупач авылы кешесе Хөҗҗәт бабай шушы урында беренче тапкыр чишмәне ача һәм аны карап тора башлый. Аннан соң ул башлаган традиция буыннан алып буынга дәвам итә. Башта аның улы Хафиз карап, аннан 70 нче елларда оныгы Наип бабай авыл халкы белән берлектә чишмәгә яңа сулыш өрә. Инде бүгенге көндә алар барысы да мәрхүм. Һәм инде бүген шул матур традицияләрне дәвам итеп, заманча мөмкинлекләрне файдаланып, чишмә үзгәртеп корылды, -диде.
Фәрит Салихов шулай ук үзенең бабасының да үз авылларында чишмәне карап торганы турында истәлекләре белән уртаклашты һәм Тупач авылы халкын башкарылган эшләргә сакчыл карарга өндәде.
Бәйрәмдә Наип Хөҗҗәтовның бертуганы Әнҗүдә ханым һәм кызы Алсу ханым бар иде.
Әнҗүдә ханым Коръәннән аятьләр укып шушы эшне башкарып чыккан авылдашларга, җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәтен белдерде.
- Реконструкция шушы кадәр зур масштабта булыр, дип көтмәгән идем. Чишмә төзекләндерелгәнгә һәм әтием исеме белән “Наип чишмәсе”, дип аталганга бик шатмын. Үз күзләре белән күрсеннәр, эшләгән яхшылыклар дистәләгән еллардан соң да онытылмаячагын аңласыннар өчен, балаларымны да алып кайттым -диде Алсу ханым һәм чишмәнең киләчәктә дә авыл халкы өчен яраткан ял урыны булачагына ышанычын белдерде.
Фәрит Салиховның тормыш иптәше, Тупач авылы кызы Нурия ханым чишмәгә багышлап язылган шигырен укып күрсәтте.
Шуннан соң теләгән һәркем чишмә янына үтте. Алар арасында бүген Тупачта үткәрелгән Авыл көненең көтеп алынган кунаклары татар эстрадасының якты йолдызлары, популяр җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов та бар иделәр.
Чишмәдән соң барысы да Авыл көне үткәрелгән мәйданга юнәлде.
Безнең белешмә
Чишмәне төзекләндерү эшләре Минзәлә районы төзүчеләре көче белән башкарылды. Төзелеш эшләрен “Модуль” ҖЧҖ (җитәкчесе – Васил Гыйләҗетдинов), эретеп ябыштыру эшләрен ШЭ Цветков башкарды. ШЭ Харисов махсус техника белән булышты. Ә ШЭ Бадыкшанов брусчатка җәйде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев